Лениногорскида туып-үскән, Россия Герое Дамир Исламов 11 нче сыйныф тарихы буенча яңа дәреслеккә эләккән. Китапны «Мәгариф» нәшрияты чыгарган.
Яңа тарих дәреслеге Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан алып XXI гасыр башына кадәрге чорны үз эченә ала. Соңгы бүлектә (ул "Россия бүген" дип атала) Украинадагы конфликтка китергән вакыйгалар һәм махсус хәрби операция турында әйтелә.
Дамир Исламов ( 25 яшь) 2022 елның 7 мартында Луганск халык республикасының Золотое шәһәре тирәсендә һәлак була.
Дәреслектә Исламов командалык иткән танк экипажының батырлыгы тасвирлана: аның составына тагын бер татарстанлы Дамир Гыйлемханов һәм амурчанин Иван Цевун кергән. Россия танкы дошманның биш танкы белән сугыша һәм дүртесен юк итә ал, ләкин бишенчесе үзе һөҗүм итә. Өч сугышчы да үлгәннән соң Россия Герое исеменә лаек булды.