Илсур Һадиуллин психологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлавы

2024 елның 22 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин психологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда 1300гә якын педагог-психолог мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә хезмәт куя, 4 үзәк, 27 хезмәт эшли.

Бу бәйрәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылды һәм безнең илдә 2023 елдан 22 ноябрьдә билгеләп үтелә.

Психолог көненең көзге психология атнасында билгеләп үтелүе символик мәгънәгә ия.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы бу катлаулы, әмма бик мөһим һәм әһәмиятле эштә барлык кешеләргә сәламәтлек, һөнәри уңышлар, яңа идеяләр һәм җиңүләр теләде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International