Якын арада Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа программа буенча капиталь ремонт ясалачак югары уку йортлары тулай торакларын билгеләячәк. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов Казанда Идел буе федераль округы югары уку йортлары ректорлары советы утырышында хәбәр итте.
Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, 2025 елдан 2030 елга кадәр Россия университетлары капиталь ремонт һәм 800 тулай торакны җиһазландыру программасында катнашачак. Алты ел эчендә бу максатларга 124,9 млрд сум юнәлдерү планлаштырыла. Яңартуларның беренче дулкыны 2025 елдан 2027 елга кадәр чорда узачак.