Казанда "Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» олимпиадасына йомгак ясалды

2024 елның 22 ноябре, җомга

18 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” Ватанны саклау һәм яклау нигезләре буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы узды.

Куркынычсызлык һәм яклау нигезләре буенча олимпиадада Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Саба, Яшел Үзән, Чистай, Актаныш, Бөгелмә, Спас, Тәтеш, Кама Тамагы, Түбән Кама, Чирмешән районнарыннан 127 укучы-кадет катнашты.

Яр Чаллы һәм Казан, Кама Тамагы, Түбән Кама, Саба, Бөгелмә, Чирмешән, Яшел Үзән, Актаныш, Тәтеш, Минзәлә, Спас, Чистай районнарыннан 50 укучы лауреатлар булды.

Анда катнашучыларны компетентлы жюри әгъзалары - Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты, Казан федераль университеты мөгаллимнәре, шулай ук Татарстанның атказанган укытучылары бәяләде.

Укучыларны Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International