"Физмат прорыв" Иннополистагы IT-фестивальдә

2024 елның 22 ноябре, җомга

«Физико-математический прорыв Республики Татарстан» республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында 24 ноябрьдә Иннополис Университетында беренче "Физмат прорыв" фестивале узачак.

Фестиваль республиканың проектка кертелгән укучылар һәм укытучылары, шулай ук математика, табигый һәм цифрлы фәннәр өлкәсендә үз сәләтләрен камилләштерергә теләүчеләр өчен белем бирү мәйданчыгы булачак.

Фестиваль программасында физика һәм математика буенча фәнни-популяр лекцияләр үткәрү, укучылар өчен интерактив станцияләр эше, ә проект педагоглары өчен методик семинар оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International