Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары арасында “Елның иң яхшы яшь укытучысы” республика конкурсы 9 сентябрьдән 22 ноябрьгә кадәр барды. Быелдан башлап конкурс ел саен үткәреләчәк. Конкурсның максаты: республиканың һөнәри белем бирү системасының яшь һәм перспектив педагоглары өчен, шул исәптән җитештерү белеме осталары өчен кадрлар резервын булдыру, һөнәри белем бирү оешмалары педагогларының һөнәри һәм шәхси үсеше, заманча мәгарифне үстерү тенденцияләре нигезендә җитештерү белеме укытучыларының һәм мастерларының иң яхшы тәҗрибәләрен популярлаштыру. Конкурста 38 һөнәри белем бирү оешмасыннан 49 кеше катнашты.
Конкурс ике этапта узды: читтән торып һәм көндез.
Конкурс партнерлары - Бөтенроссия мәгариф һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы, ТР Яшьләр министрлыгы, «СПО мәгариф учреждениеләре директорлар советы, ТР Мәгариф үсеше институты.