Казанда кадет мәктәпләре укучылары арасында математика буенча республика олимпиадасына йомгак ясадылар

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

21-23 ноябрь көннәрендә Республика олимпиада үзәгендә математика буенча 7-11 сыйныф укучылары ( “кадет сыйныфлары”) арасында “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” - дип исемләнгән олимпиада узды.

Математика буенча олимпиадада Казаннан, Яр Чаллыдан, Минзәлә, Саба, Яшел Үзән, Чистай, Актаныш, Бөгелмә, Спас, Тәтеш, Кама Тамагы, Түбән Кама, Чирмешән районнарыннан 135 укучы-кадет катнашты.

Математикадан Яр Чаллы һәм Казан, Актаныш, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Минзәлә, Түбән Кама, Саба, Тәтеш, Чирмешән, Чистай районнарыннан 47 укучы катнашты. Җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучыларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International