Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында иртәнге фильтрлар эшен көчәйттеләр

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында иртәнге фильтрлар эшен көчәйттеләр. ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арту сәбәпле, мәгариф оешмаларында укучыларның хәлен җентекләп күзәтә башладылар һәм кирәк булганда аларны өйләренә кайтарып җибәрәләр. Барлык балалар, педагогик хезмәткәрләр һәм хезмәт күрсәтүче персонал иртәнге медицина фильтрын уза. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәп укучылары арасында кискен вируслы инфекцияләр белән авыручылар буенча көндәлек мониторинг алып барыла. 2024 елның 22 ноябренә "иртәнге фильтрның" контролен узмаган укучылар саны 1 сентябрьдән 17 455 кә җиткән. Бүгенге көндә республикада грипп һәм ОРВИ белән бәйле 20 сыйныф ябылган.

Йогышлы авыруларны профилактикалау буенча санитар-эпидемиологик таләпләргә ярашлы рәвештә, ике очракны теркәгәндә сыйныф , ә 10нан артыгын теркәгәндә белем бирү оешмасы эшчәнлеген вакытлыча туктатып тору оештырыла. Әлеге эш Татарстан Республикасы Кулланучылар күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе күрсәтмәсе нигезендә оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International