Декабрьдә Казан укучылары өчен торак-коммуналь хуҗалык нигезләре буенча «Наш труд – ваш уют» интерактив үстерү квесты старт ала. Мәгариф проектында 3-4 нче сыйныф укучылары 1,5 мең бала катнашачак. Проект ТР Төзелеш министрлыгы инициативасы буенча, шулай ук Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Оештыручылар мәгълүматлары буенча, квест уздырган вакытта укучылар уен формасында торак-коммуналь хуҗалык эше, әлеге өлкәнең кеше тормышындагы әһәмияте, ни өчен ресурсларны сакларга һәм торак-коммуналь хезмәтләр эшчәнлегенә сакчыл карарга кирәклеге турында белә алачаклар. Шулай ук балаларга торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү кирәклеген, алар өчен түләү суммалары ничек формалашканын, тарифларның нәрсә икәнен, квитанцияне ничек дөрес тутырырга, счетчиклар күрсәтмәләрен ничек язып алырга һәм башка бик күп мөһим әйберләр турында аңлаталар.
Уен ахырында һәркем торак-коммуналь хезмәтләр темасы буенча файдалы мәгълүмат белән белешмә алачак.