Казан федераль университетында тел белеме һәм әдәбият турында фикер алыштылар

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

КФУда Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында «Казан университетында мәдәниятләр диалогы пространствосында татар филологиясе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булды. Чара Казан университетының 220 еллыгына һәм югары уку йортының татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллыгына багышланган.

Конференциянең тантаналы ачылышында ИФМК директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Искәндәр Ярмакеев, Габдулла Тукай исемендәге Югары милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов чыгыш ясадылар.

Чара онлайн-форматта да узды. Аңа дистанцион рәвештә Әзербайҗан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан галимнәре һәм тикшеренүчеләре, шулай ук Башкортстан, Марий-Эл, Мордовия республикалары югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләреннән галимнәр һәм тикшеренүчеләр кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International