21-22 ноябрь көннәрендә Югары Ослан районында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2024-2025 еллар сезонында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында дивизиональ этабы узды. Малайлар уены “Чемпион” спорт комплексында, кызлар уеннары Югары Ослан районының Н.Ш.Зиннуров исемендәге гимназиясендә үткәрелде. Ярышларның баш хөкемдары - Валерий Терентьев, Бөтенроссия категориясе хөкемдары.
Чемпионат үткәрү «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә һәм гомуми белем бирү оешмаларында баскетболны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән. "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты Президент грантлары фондының иң яхшы социаль проектлары йөзлегенә керә.