Казанда «Премьера» театр фестиваленең йомгаклау этабы уза

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

«Созвездие - Йолдызлык» театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы студентлар һәм яшьләр театрларының I Ачык телевизион фестиваленең «Премьера» икенче этабы уза. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча Татарстан вузларыннан һәм ссузларыннан 14 коллектив сайлап алынды. 26 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр коллективлар жюри әгъзаларына үз постановкаларын тәкъдим итәчәкләр. 30 ноябрьдә фестивальнең Гран-при иясе билгеләнәчәк. Төп приз- спектакльне «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе төшерәчәк.

Театр куелышларын жюри рәисе Дмитрий Туманов, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Азат Зарипов, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты Рәшид Заһидуллин, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина, ГИТИС саунд-драма кафедрасының яңа юнәлешләр факультеты өлкән укытучысы Олег Хрычёв, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Вячеслав Терещенко, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Алина Ивах бәяләячәк.

Оештыручылар сүзләренчә, "Премьера" фестивале студентлар театрларының сыйфатын профессиональ дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәк. Проект “Яшьләргә ярдәм итү системасын үстерү” федераль проекты кысаларында “Мәгариф” илкүләм проекты “Яшьләр өчен төбәк” федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International