Казанда 7-11 нче сыйныф кадетлары арасында физика буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!”республика олимпиадасы тәмамланды

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

23 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 кадет сыйныф укучылары арасында физика буенча “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” - дип исемләнгән олимпиада узды.

Физика буенча олимпиадада Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Саба, Яшел Үзән, Чистай, Актаныш, Бөгелмә, Спас, Тәтеш, Кама Тамагы, Түбән Кама, Чирмешән районнарыннан 122 укучы-кадет катнашты.

Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри әгъзалары - югары квалификацияле мөгаллимнәр, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының физика-математика, техник фәннәре кандидаты һәм докторлары, шулай ук Казан федераль университеты, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган укытучылары бәяләде.

Җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучыларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International