«Яңа буын мәктәп китапханәләре» республика форумы

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

22 ноябрьдә Казанның Яңа Савин районы 103 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе» республика конкурсының финал туры узды.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе» конкурсының 2 этабында җиңүчеләр катнашты. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова мәктәп китапханәсенең төп бурычы - укучыларда укуга мәхәббәт тәрбияләү һәм белем алу күнекмәләрен үстерү, дип искәртте.

Финалистлар өч юнәлеш буенча үзләренең иҗади эшләрен якладылар: минем китапханәдә инновацияләр, мәгълүмат-китапханә үзәге моделен, китапханә тормышы панорамасын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International