«Невская образовательная Ассамблея» Бөтенроссия форумы мәйданчыгында Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы «Балалар һәм яшьләр фәнни-техник иҗатының иң яхшы үзәге» номинациясендә бүләкләнде. Тантаналы чара 24 ноябрьдә Санкт-Петербургта «XXI гасыр белем бирү оешмасы. Лидерлар лигасы -2024»Халыкара конкурсы кысаларында үтте.
Технопарк директоры Юлия Фукинаның «Инженерлык-техник профильле өстәмә белем бирүне оештыруда яңа алымнар» темасына докладын катнашучылар югары бәяләделәр. Аңа "Эффектив җитәкче-2024" истәлекле билгесе тапшырылды.
Татарстан Республикасы балалар технопаркының уңышлары белән горурланабыз!
Исегезгә төшерәбез, «Кванториум» балалар технопарклары челтәре эшчәнлеге Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында ашырыла.