Россиядән һәм дустанә илләрдән 900 дән артык конкурсант Санкт-Петербургта старт алган «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионаты финалында катнаша.
Чараны оештыручылар - Россия Мәгариф министрлыгы һәм Санкт-Петербург хөкүмәте. Финал 2024 елда хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган компетенцияләр буенча уздырыла. Төп яшь категориясе бәйгеләре 55 компетенция буенча, яшүсмерләр, 14 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучылары 20 компетнция буенча көч сынаша. Чемпионат финалистларына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин сәлам җибәрде.
«Профессионаллар» чемпионаты финалы һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионаты кысаларында уздырыла. Оештыручылар - Россия Мәгариф министрлыгы, Санкт-Петербург хөкүмәте. Федераль оператор - Һөнәри белем бирүне үстерү институты. Чаралар Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә уза. Һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионаты хәрәкәте яшьләргә ярдәм итүгә һәм балаларны илебезнең әйдәп баручы компанияләренә эшкә урнаштыруга юнәлтелгән. Ул “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының һәм Югары технологияләр чемпионатының чараларын үз эченә ала. Ике чемпионат та «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында уздырыла.