Иң күп чүплекләрне ачыклаган «Мәктәп экопатруле» республика конкурсында җиңүчеләрне 28 ноябрьдә «Әкият» курчак театрында бүләкләячәкләр.
Юбилей тантанасында призлар һәм дипломнар дүрт номинация буенча тапшырылачак: «Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп», «Иң яхшы муниципаль район/шәһәр округы». «Мәктәп экопатруле» конкурсы республикада 2014 елдан бирле уздырыла. Бу уку елында 3114 гариза кергән, ә 10 ел эчендә барлыгы 51 меңнән артык гариза бирелгән. Укучыга катнашу өчен мобиль кушымтаны күчереп алырга, теркәлү узарга һәм чүплекләр төшерелгән фото- һәм видеохәбәрләр җибәрергә кирәк иде.