Ничә яшь булуына карамастан, барлык укучылар да чираттагы "Саннар дәресе"ндә катнаша ала. Бу юлы аның темасы «Шәһәр коды: хәрәкәт технологиясе». Дәрес укучылар арасында санлы икътисадның төп компетенцияләрен үстерүгә, аларның IT-компаниягә башлангыч профориентациясенә юнәлтелгән. Аерым алганда, балаларга технологияләр һәм алгоритмнарның заманча такси сервислары эшен ничек тәэмин итәргә ммөмкинлек бирүе турында сөйләячәкләр.
Дәрес материалларын үтү җайлы булсын өчен, яшь төркемнәре: кече, урта һәм өлкән сыйныфлар буенча бүленгән. Педагоглар өчен дә мәгълүмат әзерләнгән. Аның ярдәмендә укытучылар дәрескә әзерләнә һәм укучыларга заманча шәһәр сервислары, технологияләр, алгоритмнар һәм математик модельләр турында мөмкин кадәр күбрәк сөйли алачак. 28 ноябрь иртәнге 10 да укытучылар өчен вебинар узачак - аңа сылтама буенча кушылырга мөмкин.