Татарстанның ун районына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә туклануны оештыруга 550 млн сум бүлеп бирелә. Мәгълүмат бердәм мәгълүмат системасында ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан бастырылган.
Сүз Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән , Кайбыч, Лаеш, Питрәч һәм Теләче районнарының балалар бакчалары турында бара. Менюга иртәнге, төшке һәм көндезге ашлар керергә тиеш. Сатып алына торган продукция исемлегенә 180 позиция керә. Бу, аерым алганда, икмәк-күмәч һәм макарон ризыклар, ярмалар, яшелчәләр, җиләк-җимеш, ит, балык, сөт продукциясе, йомырка, чикләвек, соклар һәм башкалар. Туклануны оештыру бәясе ике айдан өч яшькә кадәрге балаларга көненә 125,81 сум, өч яшьтән өлкәнрәк балалар өчен - 158,45 сум тәшкил итәчәк.