1-8 декабрь көннәрендә 10-11 сыйныф укучылары математика көне кысаларында БДИга әзерлекләрен тикшерә алачак

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

"Профильле математиканы сайлыйм" дигән чакыру эше үз эченә профиль һәм база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИның мавыктыргыч һәм төрле биремнәрен алачак. Акциядә катнашып, укучылар үзләрен сынап карый һәм имтиханны профиль дәрәҗәдә уңышлы тапшыруның реаль максат булуын аңлый алачак.

Сынау нәтиҗәләрне автомат тикшерелә һәм онлайн форматында узачак. Бу булачак чыгарылыш укучыларының игътибарын математикага җәлеп итү, аның мөмкин булуын һәм киләчәген гуманитар һәм социаль фәннәр белән бәйләргә җыенучылар өчен дә мөһимлеген күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Тест нәтиҗәләре диагностика характерында булачак, аларны имтихан дәрәҗәсен сайлаганда һәм әзерлек планын эшләгәндә кулланырга мөмкин. Онлайн-тестны 1-8 декабрьдә эшләп карарга була. Аңа сылтаманы 1 декабрьдә https://day.math.ru/ сайтында табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International