Россиядә өстәмә белем бирү оешмаларына йөрүче балалар 80%ка җиткән

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова «Илнең мәгариф һәм мәдәни суверенитетына өстәмә белем һәм тәрбия чаралары белән ирешү» пленар сессиясенең модераторы булды. Чара балаларга өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең ХI Бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында , 27-28 ноябрьдә Мәскәүдә уза. Оештыручы - Россия Мәгариф министрлыгы.

"Соңгы алты елда «Мәгариф» милли проекты кысаларында безнең тарафтан өстәмә белем бирү үзәкләренең киң колачлы челтәре булдырылды, анда балалар кызыклы фәннәрне тирәнтен өйрәнә, фән белән шөгыльләнә, үзләрен спортта да, иҗатта да сынап карый ала. Милли проектны гамәлгә ашыру чорында «Кванториум» технопарклары, «IT-куб»цифрлы белем бирү үзәкләре ачылды. Ел саен өстәмә белем бирү урыннары саны арта. Бүгенге көндә 1 миллионнан артык яңа урын булдырылды һәм шуның белән өстәмә белем бирү системасында эшләүче балаларны колачлау 80% ка кадәр арттырылды», – диде Ольга Колударова.

Мондый үзара хезмәттәшлек үрнәге - «Кванториум», «Үсеш нокталары» мәктәп технопарклары, алар авыл мәктәпләренә табигый-фәнни һәм техник цикллар буенча укыту программаларын һәм методикаларын, инфраструктураны яңартырга, укытуның дистанцион формаларын һәм үзара хезмәттәшлекнең челтәр формаларын кертергә мөмкинлек бирә. Тагын бер мисал - ул тулы көн мәктәбе моделе, ул гомуми белем һәм өстәмә белем бирүне берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International