Казанда ел саен уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе» республика конкурсында 21 җиңүчене атадылар. Бүләкләү тантанасы Татарстанның Милли китапханәсендә узды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары - балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе рәисе урынбасары Алсу Әсәдуллина билгеләп үткәнчә, җәмәгать тәрбиячеләре - үзенә күрә супергеройлар. Эш һәм үз гаиләләре турында кайгырту белән бергә үзләренең тәрбияләнүчеләре, илебезнең булачак гражданнары өчен зур җаваплылык алалар.
Быел җәмәгать тәрбиячеләре институты төзелүгә 15 ел була. Ул ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе инициативасы буенча һәм ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты катнашында оештырылды.
Җәмәгать тәрбиячеләре хокук бозган яшүсмерләр белән индивидуаль-профилактик эш алып баралар, ата-аналарга яисә аларны алмаштыручы затларга балигъ булмаганнарны тәрбияләүдә ярдәм күрсәтәләр. Шул ук вакытта алар түләүсез нигездә эшлиләр.
Конкурсның зона этаплары Алексеевск, Әлмәт, Апас, Кукмара районнары һәм Яр Чаллы территориясендә узды.
Җиңүчеләрне берничә номинациядә сайладылар: «Балачакны яклау», «Гаилә кыйммәтләре», «Тормышка юа», «Ватаныбыз файдасына» һәм «Иҗади якын килү». Призлы урыннарны мәктәп укытучылары, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе алды. Әмир Вагыйзов, Анна Бектина, Рөстәм Сәлахов һәм Әлфия Хаппанова өч призлы урынны үзара бүлештеләр. Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе конкурсында Балык Бистәсе муниципаль районының сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар берләшмәсе җитәкчесе Илдус Мөталлапов Гран-при алды.