Бөтенроссия ата-аналар компетентлыгы атналыгы 2 декабрьдә башлана

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2-8 декабрьдә “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында Бөтенроссия ата-аналар компетентлыгы атналыгы узачак.

Бу балаларны үстерү, укыту һәм тәрбияләү, һөнәри үзбилгеләнү һәм социальләштерү мәсьәләләре буенча вебинарлар, лекцияләр, мастер-класслар сериясе. Аларны 98 оешма, шул исәптән әйдәп баручы педагогик вузлар һәм коррекцион педагогика институты үткәрә. Катнашү өчен ата-аналар (законлы вәкилләр), шулай ук үз гаиләләренә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны алырга теләүче гражданнар чакырыла. Алар анды й гаиләләргә очрашырга туры килә торган кыенлыклар һәм кризис хәлләре турында фикер алышачак, шулай ук балаларны, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, инвалид балалрны үстерү, укыту һәм тәрбияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирәләр. Чараларның җентекле программасы белән коррекцион педагогика институтының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Бөтенроссия ата-аналар компетентлыгы атнасында катнашу өчен тематиканы һәм датаны сайларга, теркәлү узарга кирәк (һәр чара өчен шәхси теркәлү).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International