Казанда "Теләкләр чыршысы " хәйрия Яңа ел акциясе старт алды. Аның кысаларында халык авыр тормыш хәлендә калган балаларның хыялларын тормышка ашыра алачак. Быел «Добрая Казань» АНО «Теләкләр чыршысы » федераль проекты белән берләште.
Акциядә катнашучылар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яки 3- 17 яшьлек инвалид балалар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән булган балалар. "Теләкләр чыршысы" акциясендә бүләк алу өчен, "Игелекле Казан" сайтында үзе һәм теләге турында язып зур булмаган анкета тутырырга кирәк. Балаларның гаризалары 25 декабрьгә кадәр кабул ителә.
Акциядә өч төрле теләк категориясе каралган: матди, матди булмаган һәм сюрприз-бүләк.
Акциянең шартлары турында сайтта белергә мөмкин. Балаларның хыялларын РФның теләсә кайсы кешесе яки теләсә нинди юридик зат тормышка ашырырга мөмкин. Гаризаларны 2024 елның 7 декабреннән 2025 елның 31 гыйнварына кадәр кабул итәләр.