Татарстанның Юнармия төбәк бүлеге гомумроссия смотр-конкурсында җиңү яулады

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте Баш Штабының көнүзәк утырышы уза. Утырыш барышында Россия Федерациясенең «ЮНАРМИЯ» төбәк бүлекчәләренең еллык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Татарстан Республикасы төбәк бүлекләре рейтингын билгеләүгә гомумроссия смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча I урынны алды. «Юнармия»нең иң яхшы бүлегенә смотр-конкурс ел саен уздырыла. Махсус комиссия төбәктә ачык штаблар санын, уздырылган чараларның масштаблылыгын, яшь армиячеләрнең социаль челтәрләрдә активлыгын, массакүләм мәгълүмат чараларында үз эшчәнлеген яктыртуны, гамәлгә ашырылган проектларны һәм аларны яклауны исәпкә ала.

«Юнармия» хәрәкәте эшчәнлеге «Мәгариф» милли проектының «Патриотик тәрбия»федераль проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International