Халык бердәмлеге көне

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
2005 нче елдан башлап Рәсәйдә 4 ноябрь Халык бердәмлеге көне, дәүләтнең тарихына хөрмәт һәм күркәм гореф-гадәтләренең дәвамы буларак билгеләп үтелә. Бу көнне XVII гасыр башында Минин һәм Пожарскийның гәскәрләре поляк-литов интервентларыннан Мәскәүне азат иткәннәр.
2013 нче елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасының гомуми урта белем бирү учрежденияләрендә Халык бердәмлеге көненә багышланган бердәм дәрес үткәрелү каралган.
Бу дәресне үткәрү буенча методик тәкъдимнәр Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтындагы “Балаларга тәрбия, дәрестән тыш белем бирү” бүлегендә (“Патриотик тәрбия” бүлекчәсе) урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International