Коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә конкурс эшләрен карау

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

27 ноябрьдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә конкурс эшләре каралды. Экспертлар:

Лохотская Александр Валерьевич - коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча ТР идарәсе коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе;

Латыйпова Эльвира Юрьевна - кафедра мөдире, доцент, юридик фәннәр кандидаты, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты доценты;

Сметанина Анна Александровна - Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының кадрлар бүлеге баш белгече;

Кашапова Айгөл Рәзиф кызы - балаларны тәрбияләү, аларга өстәмә белем бирү һәм укучыларның психологик ярдәмен үстерү идарәсе җитәкчесе.

Быел конкурска Татарстанның барлык муниципаль районнарыннан 800дән артык эш җибәрелгән. Сайлап алуның беренче этабы “ВКонтакте” социаль челтәре төркемендә “Татарстан Республикасының балачак навигаторлары” бергәлегендә оештырылды. Сайлап алуның икенче этабы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында узды. Коррупциягә каршы юнәлдерелгән конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 6 декабрьдә Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International