25-27 ноябрь көннәрендә “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф кадетлары арасында “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” - дип исемләнгән олимпиада узды.
Җәмгыять белеме буенча олимпиадада Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Саба, Яшел Үзән, Чистай, Актаныш, Бөгелмә, Спас, Тәтеш, Кама Тамагы, Түбән Кама, Чирмешән районнарыннан 129 кадет катнашты.
Чаллы, Казан, Актаныш, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Минзәлә, Түбән Кама, Саба, Спас, Тәтеш, Чирмешән, Чистай районнарыннан килгән 60 укучы призер булдылар.
Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри әгъзалары бәяләде – алар югары квалификацияле мөгаллимнәр, ТР Мәгарифне үстерү институтының, Казан федераль университетының, Россия дәүләт хокук суды университетының Казан филиалының фәлсәфә, тарих һәм юридик фәннәр кандидатлары.
Җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләделәр.