Бүген Казанның 183 нче мәктәбендә һәм 2 нче балалар сәнгать мәктәбендә укучы Сәид Галиуллин “Голос. Балалар"вокал конкурся финалында чыгыш ясый. Туры эфир вакытында Сәидкә җиңү яуларга ярдәм итәргә мөмкин. Моның өчен аның чыгышы вакытында экранда күрсәтәчәк номерга смс җибәрергә кирәк. Трансляцияне 21:45 тә Беренче канал күрсәтәчәк.
Сәид Галиуллин проектның ярымфиналында җиңгән иде, анда аңа 59% тамашачы тавыш бирде. Ул хәрби хор белән бергә "Смуглянка" җырын башкарды.