Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Яңа Федераль закондагы нормалар буенча, баланы караган өчен чыгымнар өч төркемгә бүленә
2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
24 октябрь ТР Дәүләт Советы депутатлары, аерым алганда, вице-спикер Римма Ратникова һәм депутат Николай Рыбушкин соңгы вакытта җәмгыятьтә балалар бакчаларына түләүнең артуы белән бәйле ризасызлыкның туып килүен билгеләп үтеп, парламентта әлеге мәсьәләне карарга чакырды. Балалар бакчаларына түләү 2014 елның 1 гыйнвареннан кертелә.
Балалар бакчалары өчен түләүдәге үзгәрешләр “РФдә мәгариф турында” Федераль закон кабул ителү белән бәйле. Әлеге закон балалар бакчаларын тотуның тәртибен сизелерлек үзгәртә.
Яңа закондагы нормалар буенча, баланы караган өчен чыгымнар өч төркемгә бүленә. Беренчесе – белем бирү хезмәтләре өчен финанс чыгымнары, анда педагогларның, тәрбиячеләрнең хезмәт хакы, уенчыклар, укыту-методик әсбаблар белән тәэмин итүгә финанс чыгымнары керә. Бу чыгымнарны республика бюджеты күтәрә. Коммуналь чыгымнар – муниципаль бюджет җилкәсендә.
Өченче өлеше балаларны караган өчен чыгымнар белән бәйле. Менә монысы - ата-аналарның балалар бакчасы өчен түләве. Бу өлешкә туклану, хуҗалык-көнкүреш, медицина хезмәтләре күрсәткән, медикаментлар, тәрбияче ярдәмчесе, медицина хезмәткәрләре, ашарга әзерләү блогы һәм техник персонал өчен хезмәт хакы фонды чыгымнары керә.
2014 елның 1 гыйнвареннан ата-аналарның балалар бакчалары өчен түләү тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Шул ук вакытта сизелерлек социаль ярдәм чаралары да каралган. Яңа федераль закон буенча, беренче бала өчен компенсация – уртача түләү күләменнән 20 процент, икенче бала өчен – 50 процент, өченче бала өчен 70 процент күләмендә билгеләнә.
Татарстан буенча өстәмә чараларга килгәндә, 1 гыйнвардан яңа социаль ярдәм чаралары кертелә. Компенсация бер гаилә әгъзасына туры килгән керемнән чыгып билгеләнә. Әгәр гаиләдә бер бала булып, бер айга 10 мең сумнан азрак керем чыга икән, бүгенге көндә бакча өчен түләү 1422 сум тәшкил итә. Бу очракта алар 284 сум компенсация ала (20 процент) һәм нәтиҗәдә бакча өчен түләү күләме 1138 сум килеп чыга. Яңа елдан бу категория 2504 сум акча түләргә тиеш. Компенсацияләрне исәпкә алып, ата-аналар 1502 сум түләргә тиеш булачак. Бу очракта республика бюджетыннан – 249 сум, муниципаль бюджетлардан 753 сум күләмендә компенсация түләнә. Димәк, бу категория өчен түләү 360 сумга арта.
Компенсация түләгәндә 10 мең сумга кадәр, 10 001 сумнан алып 15 мен сумга кадәр, 15001 сумнан алып 20 меңгә кадәр күрсәткечләр алына. Керем 20 мең сумнан артып китсә, өстәмә чаралар күрсәтелми, федераль законда каралган чаралар гына кала.
өстәмә ярдәм чараларын алу өчен документлар бала йөри торган бакчада республика материаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан кабул ителә. Шулай ук яшәү урыны буенча әлеге бүлеккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Соңыннан урынбасар җәмәгатьчелек арасында аңлату эшләре алып барылуын, министрлык сайтында мәгълүмат урнаштырылуын хәбәр итте.
ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров хәбәр иткәнчә, алга таба да аңлату эшләре дәвам итәчәк. Бу максаттан массакүләм мәгълүмат чаралары өчен матбугат очрашуы оештырылачак.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
ноябрь, 2024 ел
Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында «Россия мәгарифенең киләчәге» турында сораштыру уздыралар
Теләге булган һәркем дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында «Россия мәгарифенең киләчәге» сораштыруында катнаша ала.
Татарстан югары уку йортларында белем бирү сыйфаты буенча топ-3 төбәккә керде
Татарстан югары уку йортларында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартлары сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында икенче урынны алды.
Татарстан мәктәп ата-аналар комитетлары ата-аналар бергәлеге инициативалары конкурсында җиңгән өчен премияләр алачак
Е.М. Примаков исемендәге гимназиядә Бөтенроссия ата-аналар комитетының икенче утырышы булды.
«Педагогик укулар- 2024» VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе старт ала
«Педагогик укулар 2024: цифрлы буын үсешендә фән, мәгариф һәм мәдәният потенциалы» VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 2024 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә 9.00 сәгатьтә узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз