28 ноябрьдә Ютазы районының Урыссу гимназиясе базасында белем бирү мохитенең потенциалы темасына семинар узды: заманча инициативалар, яңа мөмкинлекләр.
Семинар химия укытучылары һәм алар базасында «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре төзелгән гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен оештырылган. Мамадышның 1 нче гомуми белем бирү мәктәбенең химия һәм биология укытучысы, ТР химия буенча фән комиссиясенең өлкән эксперты Лилия Гыйлаҗиева химия буенча укучыларны ДЙЭга әзерләү үзенчәлекләре белән таныштырды.
Ютазы районы гомуми белем бирү оешмаларында “Үсеш ноктасы” эшен нәтиҗәле оештыру тәҗрибәсе белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Сергей Абрамов, мәгариф бүлеге методисты Алсу Шакирова, шулай ук Урыссу гимназиясе директоры Гөлдания Белалова һәм Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов уртаклаштылар.
Табигый-фәнни белем бирүне үстерүгә юнәлтелгән иң яхшы тәҗрибәләрне Ютазы районының «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре педагоглары тәкъдим итте.
Ютазы районында «Заманча мәктәп» федераль проектының «Мәгариф» милли проекты кысаларында 2019 елдан авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан 9 мәктәптә «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре төзелде.