27 ноябрьдә Казан федераль университетында Рус теле көненә багышланган Яшьләр фәнни-белем бирү фестивален ябу, шулай ук җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
Фестиваль 18 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус телен укыту методикасы һәм рус теле кафедрасы базасында узды. Мондый күләмле чара «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән узды.
Фестиваль кысаларында 7 зур чара үткәрелде. Студентлар һәм мәктәп укучылары өчен «Бөек рус сүзе» ораторлык осталыгы конкурсы» укытучылар, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен фәнни-методик проектлар конкурсы, А.С.Пушкин телен өйрәнүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган лекция, «Тел һәм дуслык эстафетасы» бәйге-уены; дискуссия клубының ачык утырышы, кино сөючеләр клубы утырышы һәм Пушкин диктанты.
Фестивальдз мәктәп укучылар һәм студентлар, рус теле һәм әдәбияты укытучылары, Татарстан Республикасының төрле мәгариф оешмалары педагоглары- барлыгы 300 артык кеше катнашты.