Казанда «Орлята России» программасында катнашучылар өчен белем интенсивы узды

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

30 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казанда «Перспектива» -186 нчы күппрофильле лицее базасында Татарстан Республикасының «Орлята России» башлангыч сыйныфларында белем алучыларның социаль активлыгын үстерү программасында катнашучылар өчен ике көнлек белем бирү интенсивы узды.

Чарада 275 башлангыч сыйныф укытучысы һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү буенча директорлар киңәшчесе катнашты. Экспертлар «Россия балалар-яшүсмерләр үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе һәм «Орлёнок» Бөтенроссия балалар үзәгенең алдынгы белгечләре.

Белем бирү интенсивы педагогларның квалификациясен күтәрү һәм башлангыч сыйныфларда белем бирү процессының сыйфатын яхшырту максатында оештырылды. Чара барышында интенсивда катнашучылар программаны гамәлгә ашыруның иң яхшы тәҗрибәләре турында фикер алыштылар, яшь буынны тәрбияләүгә һәм укытуга яңа алымнар белән таныштылар.

Әлеге чара «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International