2024 елның 1 декабреннән 10 декабренә кадәр Россиядә инвалидлар декадасы уздырыла. Ул Халыкара инвалидлар көненә багышлана, 1992 елдан башлап ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасында сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле булган 18 меңгә якын бала яши. Бу балаларга күбрәк игътибар, күбрәк кайгырту кирәк.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе - балигъ булмаган инвалидларга ярдәм итү һәм хокукларны яклау мәсьәләләре.
Профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән хезмәттәшлектә андый балалар өчен социаль хезмәтләр һәм медицина ярдәме күрсәтү, укыту, эшкә урнашу, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнүне оештыру мәсьәләләрен хәл итәбез, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен профилактик һәм мәдәни-агарту чаралары үткәрелә.
Декада кысаларында төбәктә әлеге вакыйгага багышланган 400 дән артык чара узачак.