"Профессионаллар" һөнәри осталык буенча чемпионат 30 ноябрьдә Санкт-Петербургта тәмамланды, җиңүчеләргә бүләкләрне Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов тапшырды. Чемпионатның финалын Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә ОбСанкт-Петербург Хөкүмәте оештырды.
Максим Орешкин билгеләп үткәнчә, финалда катнашучыларның барысы да җиңүчеләр. Ул ассызыклаганча, алар бөтен Россиядән һәм башка илләрдән җитди сайлап алуны узып килгәннәр. 2024 елда Чемпионат хәрәкәтенең 500 меңнән артык катнашучысы арасында финалистлар меңгә якын кеше булган.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов чемпионатка кызыксынуның артуы турында хәбәр итте.
«Профессионаллар» чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында РФ мәгариф министры 2024 елда Бөтенроссия чемпионаты хәрәкәтен үстерүдә актив катнашучы ун регионны билгеләп үтте, бу - Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы, Новосибирск өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Красноярск крае, Свердловск өлкәсе, Кемеров өлкәсе - Кузбасс.
Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Ирина Белых чемпионат финалында актив тәкъдим ителгән биш илне атады: Беларусь Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Әрмәнстан Республикасы, Кытай Халык Республикасы, Сирия Гарәп Республикасы.
«Профессионаллар» чемпионаты финалы һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионаты кысаларында уздырыла. Оештыручылар - Россия Мәгариф министрлыгы, Санкт-Петербург Хөкүмәте, федераль оператор - Һөнәри белем бирүне үстерү институты. Чаралар Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә уза.