«Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында 2024 елның 30 ноябреннән 1 декабренә кадәр Алексеевск, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй муниципаль районнарыннан, Казан, Санкт-Петербург, Саратов, Свердлау өлкәсенең Югары Пышма шәһәреннән 21 команда составында 99 бала Бөтенроссия яшь биологлар турнирының ХIV региональ этабында катнашты.
Биологик дискуссия ярышлары ның Сеньора» лигасы йомгаклары буенча Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның «Бомбикс мори» , Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче гимназиянең «Вива», Идел буе районы 19 нчы гимназиясенең «Потомки Мишера» КФУның IT-лицей укучыларының «Митокордриог» командалары III дәрәҗә дипломнарга ия булдылар.
Турнирда катнашучыларны искиткеч нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм остазларга командаларны биологик ярышларга әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.
Яшь биологларның Бөтенроссия турнирының ХIV төбәк этабын үткәрү һәм анда укучыларыбызның уңышлы катнашуы «Россия яшьләре» федераль проектының «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.