28-29 ноябрь көннәрендә Кукмара районында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2024/2025 еллар сезонында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында дивизиональ этабы узды. Уеннар А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей спорт залларында һәм 4 нче Кукмара урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелде.
Ярышларның баш хөкемдары - Валерий Терентьев, Бөтенроссия категориясе хөкемдары.
«КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы «Баскетбол - мәктәпкә» бөтенроссия проекты кысаларында уздырыла.