Яр Чаллы лицее укучысы Анастасия Мысько - Бөтенроссия иншалар конкурсында абсолют җиңүче

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

2024 елгы Бөтенроссия иншалар конкурсында абсолют җиңүчеләр игълан ителде һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 29 ноябрьдә Мәскәүдә узды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы инициативасы буенча Дәүләт мәгариф университеты тарафыннан үткәрелде.

Тантаналы чара кысаларында федераль этапның иң яхшы 100 хезмәте авторлары дипломнар белән бүләкләнде, алар арасында Татарстаннан ике укучы: Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 62 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Хәкимова Азалия һәм Мысько Анастасия- Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы.

Балаларга дипломнарны мәгариф дәүләт университеты ректоры Наталия Наумова һәм Россия Мәгариф министрлыгының Дәүләт гомумбелем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү департаменты директоры урынбасары Сергей Васин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International