Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Пәрәвез сыман эләктерде
2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
Саба районының И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты мәктәбе укучылары бадминтон белән һич уйламаганда шөгыльләнә башлый. 2009 елда Спартакиадага команда тупларга кирәк була. Бүген әлеге спорт төре укучыларның иң яратканы дисәң дә була. “Ул чакта бадминтонның ни икәнлеген дә аңлап бетерми идек әле”, – дип искә ала физик тәрбия бирү укытучысы Гөлнара Зарипова. “Ярышлар алдыннан бары бер ай гына уйнадык. Ул чакта бадминтон белән берничә район гына шөгыльләнә иде, күп кенә уенчылар беренче тапкыр чыгыш ясады. 2010 елда уздырылган Яшьләр Спартакиадасында команда 1 нче урынны ала.
Иң күп уңышлы урыннар исә быел июль аенда Казанда яулана. Татарстан чемпионатыннан Саба районы җыелма командасы 32 медаль белән кайта. “Без хәтта казаннарның да борыннарына чиерттек!” – дип елмая яшь бадминтончылар. “Бадминтон безне пәрәвез сыман үзенә эләктереп алды. Уен өчен кирәкле булган барлык җиһазлар булу – зур бәхет, мондый чакта фәкать үз эшебез белән шөгыльләнәбез һәм моннан ләззәт алабыз”, – диләр спортчылар. Уңайлы шартлар тудырулары өчен укучылар, аларның әти-әниләре һәм тренерлары район администрациясенә бик рәхмәтле.
2012 елдан һәр каникул саен бадминтон буенча җыеннар үткәрелә. Уңышларның сере дә шунда. Әлеге җыеннарда укучылар Мәскәүдән килгән тренер Ольга Козлова белән шөгыльләнәләр. “Балалар белән эшли генә башлаган чорда уртак тел табу бик кыен булды, алар оялдылар, аралашырга кыенсындылар. Ләкин тора-бара ике арада булган киртә юкка чыкты. Спортта бер өйрәнгәнне оныту бик авыр. Балаларга ракетканы дөрес тотарга өйрәтү иң кыены булгандыр. Ләкин шул кыенлыклар безгә якынаерга ярдәм итте. Укучылар белән җылы мөнәсәбәтләр булдыруымда аларның беренче тренерлары Гөлнара Хәмитовнаның да өлеше зур. Ул минем ярдәмчем дә, тәрҗемәчем дә”, – ди тренер.
Бүген Саба районының яшь бадминтончылары декабрь аенда узачак Татарстан Кубогы ярышларына әзерләнә. Ольга Козлова укучыларның спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнер өчен дә әзер булуларын яшерми. “Саба районында спортка караш бик югары, барлык мөмкинлекләр дә тудырылган”, – ди ул.
Хәзер Саба районыннан биш укучы Татарстанның юниорлар командасы составында Россия ярышларына йөри. Алар инде Саратов, Чиләбе шәһәрләрендә булырга өлгерде. Октябрьдә Пермь, ноябрьдә Түбән Новгород, декабрьдә Уфа якларында узачак ярышларда катнашулары көтелә.
2009 елның 26 сентябрендә малайзияле бадминтончы Тан Бун Хан Yonex Arcsaber Z-slash ракеткасын кулланып, дөнья рекорды куюга ирешә: аның валаны сәгатенә 421 чакрым тизлек белән оча! Саба районы бадминтончылары да киләчәктә рекордлар куймас дип кем әйтә?!
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары хезмәт буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабыннан җиңү белән кайттылар
Хезмәт (технологияләр) буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре билгеле булды.
Татарстан укучылары рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр
Саранскта рус теленнән олимпиаданың йомгаклау этабына йомгак ясалды.
Биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призерларның исемнәре билгеле булды
Олимпиада Екатеринбургта 4 апрельдән 10 апрельгә кадәр узды һәм үз эченә теоретик һәм практик турларны алды.
Тиздән барлык Россия мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре узачак
20 апрельдән 20 майга кадәр илебез мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз