2024 елның 4 декабрендә 11 сыйныф укучылары традицион рәвештә йомгаклау иншасы язачаклар, ул Дәүләт йомгаклау аттестациясенә керүгә рөхсәт булып тора.
Татарстанда йомгаклау иншасында бу уку елында 819 мәктәптән 15 337 чыгарылыш укучысы катнаша, шул исәптән сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 173 чыгарылыш укучысы. Изложениены 168 чыгарылыш сыйныф укучысы язачак, шуларның 45 е - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар.
Мәктәп укучылары йомгаклау иншасы яза торган төп көн , 4 декабрьгә билгеләнгән. Шулай ук расписаниедә ике өстәмә көн - 5 февраль һәм 9 апрель. Биремне үтәүгә 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә. Сәламәтлеге чикле балалар өчен изложение язу вакыты 1 сәгать 30 минутка арта.
Төп таләпләр: минималь күләм - 250 сүз, оптималь - 350 сүз; эш мөстәкыйль язылган булырга тиеш. Йомгаклау иншасы биш критерий буенча бәяләнәчәк.