"Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасына керә торган Junior (НТО Junior) милли технологик олимпиадасының алтынчы сезоны тәмамланды. Ярышларда Россия Федерациясенең 69 төбәгеннән 5-7 сыйныфларда белем алучы 1320 укучы җиңүче һәм призер булды.
Казанның Киров районы "Сәяхәт" балаларга өстәмә белем бирү үзәге укучысы Алмаз Гафиятуллин һәм 186 нчы номерлы күппрофильле лицей укучысы Тимур Медведев "Технологияләр һәм виртуаль чынбарлык" номинациясендә Junior (НТО Junior) илкүләм технологик олимпиадасында җиңүчеләр булды.