Илсур Һадиуллин Көектә балалар бакчасы ачу тантанасында катнашты

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Татарстанның Питрәч районы Көек авылында «Улыбка» исемле өченче балалар бакчасы ачылды. Халык мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә бик нык мохтаҗ иде, шуңа күрә бина кыска вакыт эчендә сафка бастырылды.

Балалар бакчасы өч яшьтән җиде яшькә кадәрге 390 балага исәпләнгән, алар 14 төркемгә бүленәчәк. Балалар бакчасы мөдире Люция Гатина сөйләгәнчә, хезмәткәрләр штаты тулысынча әзер. Коллектив 21 педагогтан тора.

«Бу заманча билингваль балалар бакчасы, анда эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган. Тәрбияләнүчеләрне ике телдә - рус һәм татар телләрендә укытачакбыз. Бездә "сөйләүче диварлар" ясалган. Аларда татар һәм рус телләрендә хайваннар, кошлар исемнәре язылган, - дип аңлатты мөдир.

Объектны ачу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, район башлыгы Рәис Сөләйманов катнашты. Ул мәктәпкәчә учреждение җитәкчесенә компьютер җиһазлары алу өчен 150 мең сумлык сертификат тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International