Казанда Бөтенроссия иншалар конкурсы финалы тәмамланды

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

1 декабрьдә Республика олимпиада үзәгендә «Своими словами» Бөтенроссия иншалар чемпионатының финалы булды. Бу чара үзенең әдәби талантларын һәм оригиналь идеяләрен күрсәтергә омтылган Татарстан ның 33 сәләтле укучысын бергә җыйды.

Чемпионат ике этапта үтте. Беренче сайлап алу этабында теләүчеләр функциональ грамоталыкка мультимедиа тестын уздылар. Аны уңышлы үткән 8-11 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары финкалга үттеләр. Финал этабы кысаларында аларга тәкъдим ителгән темаларның берсе буенча авторлык тексты язарга кирәк иде, бу аларның иҗади сәләтләре ачуга бер адым булды.

Иң яхшы финалистлар Суперфиналга чакырылачак, анда аларны үз-үзләрен күрсәтү һәм үстерү өчен яңа мөмкинлекләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International