3 декабрьдә, Казан шәһәренең “Әкият” балалар үзәгендә “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чарада республиканың 35 районыннан балалар - фестивальнең зона этабында җиңүчеләр катнашты.
Муниципаль этапта 1000нән артык коллектив чыгыш ясады, ә республика этабына 336 эш кабул ителде. Барлыгы татар телендә 309 чыгыш, чуаш телендә- 14 , мари телендә- 3, удмурт телендә-8, мордва телендә 2 чыгыш каралды.
Конкурста республиканың мәктәпкәчә белем бирү оешмалары актив катнашты. Аларның 34 е фестивальнең зона этабына узарга лаек дип табылган. Зона этаплары 22 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Әлмәттә, Яр Чаллы, Буа, Арча, Казанда узды.
Быел “Сәйяр” республика театр фестивале “Салават күпере”, “Сәхнә” балалар театр журналлары, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрлары белән берлектә үткәрелде.
Фестивальдә җиңүчеләргә «Ситилинк» электрон товарлар кибетенең бүләк карталары, «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналларының махсус призлары, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакленә билетлар тапшырылды.
Гран- Прига Казан шәһәре Вахитов районының «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» һәм Арча районының Социалистик Хезмәт Герое С.З. Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбе ия булдылар.