Татарстан РФнең башка төбәк мәктәпләренә татар теле буенча 17 мең дәреслек тапшырды

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Татарстан быел Россиянең башка төбәкләрендәге мәктәпләргә татар теле һәм әдәбияты буенча 17,7 меңнән артык дәреслек тапшырды. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Рәисе каршындагы ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясенең 28 субъектындагы белем бирү оешмаларында татар теле өйрәнелә, шул исәптән 24 төбәктә уку планнары кысаларында, 15тә факультатив дәресләрдә һәм 19 түгәрәктә. Моннан тыш, төбәкләрдә татар халкының телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре эшләп килә.

Быел 15 төбәктән 50 кеше, биш чит илдән якшәмбе мәктәбенең 10 педагогы татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен квалификация күтәрү курслары узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International