ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия җитәкчесе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Парламент башлыгына Казанда яшәүче Диләрә Нуриева укучыларны һөнәрләргә өйрәтү буенча аерым проект булдыру инициативасы белән мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, ул урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен предприятиеләргә, шулай ук республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләренә экскурсияләр оештырырга тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, мондый экскурсияләр укучыларга төрле һөнәрләр белән танышырга гына түгел, теге яки бу белгечлекне үзләштерү өчен нинди белем һәм күнекмәләр кирәклеге турында күзаллау алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу аларга үзләренең булачак һөнәри юлларын аңлырак сайларга мөмкинлек бирәчәк.
Мөхәммәтшин Нуриевка инициатива өчен рәхмәт белдерде һәм проект концепциясе әзер булгач, алар яңадан җентекләп фикер алышу өчен күрешергә килештеләр.