Татарстан яшьләре дәүләт хезмәткәрләренең эше турында күбрәк белә һәм экспертларга кызыксындырган сораулар бирә алачак.
«Яңа офыклар: бергә хезмәт итәбез» проекты Чистай, Буа, Алабуга һәм Түбән Камада гамәлгә ашырылачак. Чаралар туры диалог форматында узачак. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова сүзләренә караганда, очрашуда катнашу өчен һәр районда уңышлы дәүләт хезмәткәрләре арасыннан өч спикер - министр урынбасарлары, гендиректорлар, бизнес-тренерлар, депутатлар, эшмәкәрләр чакырылачак.
Чарада катнашучыларны мастер-класслар, лидерлык сыйфатларын үстерү, нәтиҗәле аралашу һәм командада эшләү өчен интерактив күнегүләр көтә.
Очрашулар дүрт шәһәрдә узачак: 5 декабрьдә - Чистай, 6 декабрьдә - Буа,
9 декабрьдә - Алабуга, 10 декабрьдә - Түбән Камада.
Керү ирекле. Проект “Яшьләргә ярдәм итү системасын үстерү” федераль проекты кысаларында “Мәгариф” илкүләм проекты “Яшьләр өчен төбәк” федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.