Татарстан укучыларның биштән бер өлеше көн саен фастфуд ашый, 88%ы дөрес тукланам дип ышана

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе укучыларның ничек туклануына анализ ясады. Өч ел эчендә сораштыруда республиканың 260 мәктәбеннән 610 укучы катнашты. Шул ук вакытта һәр көнне респондентларның 20,3% фастфуд ашый, татлы газлы эчемлекләр - 4,9%, кетчуп - 5,2%, майонез - 5,9%, камыр ризыклары- 8%, тортлар - 2,5%. Өстәмә туклану сыйфатында сораштырылганнарның 8% сосискалар һәм сарделькалар ашый , пешкән ризыклар - 24,1%, кондитер ризыклары - 9,4%.

Бу тикшеренү "Демография" илкүләм проектының "Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту" федераль проекты буенча уза. Өч ел эчендә балаларның туклануы ничек үзгәрүен күзәткәннәр.

Кайнар эчемлекләргә өч кашый яки күбрәк шикәр салучы укучылар саны 2021 елда 19,6% тәшкил итсә, 2024 елда - 9% булган. Шулай ук, бу вакыт эчендә ризыкка тоз өстәүче балалар саны 3,4 %ка кимегән. Балалар күбрәк файдалы ризыкларны сайлый башлаганнар, санитар табиблар аз гына булса да, укучыларның симерүенең кимүен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International