Балык Бистәсе районында балалар сәнгать мәктәбе төзелешен төгәлләделәр

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Татарстанның Балык Бистәсе районында Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе төзелеше тәмамланды. Мәгариф учреждениесенә алты яшьтән 16 яшькә кадәрге 217 бала йөри. Алар рәсем ясау, вокал һәм музыка сәнгатенә, хореографиягә һәм театр сәнгатенә өйрәнәләр.

Балалар арасында бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары бар. Төзелеш «Авыл территорияләренең заманча йөзе» региональ проекты кысаларында алып барылды. Объектны төзү  «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ТР Мәдәният министрлыгында хәрәкәтләре чикле булганнарга да бинага керү өчен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән, дип хәбәр иттеләр.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан Президент Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International