Инвалид балаларны һөнәрләр белән таныштыру өчен Татарстанда тегү һәм чүлмәк ясау остаханәләре ачканнар

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Ел саен Татарстанда, өч яшькә кадәр булган мөмкинлекләре чикләнгән 5 меңгә якын бала иртә ярдәм ала. Республикада бу юнәлешкә аерым игътибар бирелә. "Апрель" үзәгендә иртә ярдәм бүлеге һәм менталь кимчелекләре булган балалар өчен көндез тору бүлеге эшли. Быел шундый ук бүлекләр Алабугада, Яшел Үзәндә һәм Чаллыдагы балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре базасында ачылды.

Россиядә Гаилә елында республика тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә һәм ата-аналар көннәре уздырыла. Проект ярдәмендә Татарстаннан мөмкинлекләре чикләнгән 2,5 меңнән артык баланың ата-анасы төрле мәсьәләләр буенча консультацияләр алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International